news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дамир Йосыпов Милли шура рәисе итеп Васил Шәйхразыевны сайларга тәкъдим итте

Минем күзәтүләр буенча, соңгы биш елда, Васил Габделгаязовичның очкычта уздырган вакыты минекеннән дә күбрәк, ди ул.

Россия герое Дамир Йосыпов Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе итеп Васил Шәйхразыевны тәкъдим итте.

"Бүген Казан бөтен дөньядан татарларны җыйды. Мин сезнең арада булуыма бәхетле. Мин пилот: гомеремнең күп өлеше хезмәттә очкычта уза. Минем күзәтүләр буенча, соңгы биш елда, Васил Габделгаязовичның (авт - Шәйхразыев) очу вакыты минекеннән күбрәк. Бу аның башкарган эшләре күп булкын раслый. Алдагы биш елга Милли шура рәисе итеп Васил Шәйхразыевны сайларга тәкъдим итәм", - диде ул.

Дамир Йосыпов Бөтендөнья татар конгрессы съездының пленар утырышында катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot