news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли шура рәисе 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итәргә тәкъдим итте

Милли шура рәисе 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итәргә тәкъдим итте
Салават Камалетдинов

"Корстон" үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2024 елны татар шәхесләренә багышларга тәкъдим итте.

"Киләсе елны Шәхесләр елы дип игълан итәргә тәкъдим итәбез. Һәр буында шәхес бар. Ике атна дәвамында бу елга кагылышлы тәкъдимнәрне җыярбыз, алар нигезендә эш план төзеләчәк», – диде ул.

Милли шура рәисе дөньядагы барлык татар шәхесләре турында сүз баруын ассызыклады.

Милли шура әгъзалары бертавыштан ризалык белдерде һәм хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot