news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы башланды

«Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы башланды
Салават Камалетдиноа

Казанда «Корстон» үзәгенең Пушкин залында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы башланды.

Утырышта 47 Милли шура әгъзасы катнаша. Утырыш кысаларында 2023 елга нәтиҗәләр ясала һәм 2024 елга эш планы кабул ителәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров 2023 елда узган чаралар буенча хисап тотты. Эш планы буенча 324 чара тормышка ашырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot