Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли шура рәисе имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады
Васил Шәйхразиев җанисәп алдыннан дин әһелләренең дә үзләреннән кертә ала торган өлеше турында әйтте.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Бөтенроссия халык санын алу алдыннан дин әһелләренең дә вәгазьләрдә татар теле, милләтенә игътибар итүләрен сорады.
«Мәчетләр аша да барып җитәргә телибез. Кайбер өлкәләрдә мәчетләр шундый күп. Һәр имам, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре шундый бурыч куеп, мәчетләрдә көн саен вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итеп, гаиләләргә безнең утырышлар турында җиткерүләрен сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе.
Васил Шәйхразиев, шулай ук, Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап шагыйрь, җырчылар, язучылар, композиторлар, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләрдән торган төркемнәр җибәрелә башлаячагын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз