Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли шура 2021 елны Татар милләте бердәмлеге елы дип билгеләргә тәкъдим итә
Шул уңайдан тәкъдимнәр 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы киләсе елны Татар милләте бердәмлеге елы дип игълан итәргә ниятли. Бу хакта Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев утырыш барышында әйтте.
«2021 елны Милләт бердәмлеге елы дип игълан итәсебез килә. Бу үз тарихыбызда беренче тапкыр. Халык санын алу алдыннан да безгә берләшергә кирәк. Тарихта шундый мөмкинлек булдыру эшнең сыйфатын да күрсәтергә мөмкинлек бирер», — диде Васил Шәйхразыев.
Утырышта катнашучылар арасында «Татар милләте бердәмлеге елы» дип билгеләргә кирәк диючеләр булды.
«Татарларның бердәмлеген тәэмин итү җиңел түгел, без йөргәч, беләбез: татарлар арасында этник төркемнәр дә күп, мәнфәгатьләр дә төрле. Безгә бер слоган табарга кирәк. Халыкны исәпкә алу алдыннан фәнни яктан да, бәлки, берәр нәрсә эшләргә кирәктер», — диде этнограф, галим Дамир Исхаков.
Васил Шәйхразыев 15 декабрьгә кадәр тәкъдимнәр җыелуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз