news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейда Эмиль Җәләлетдиновны искә алдылар: Гомеренең соңгы көненә кадәр җырлады

Милли музейда Эмиль Җәләлетдиновны искә алдылар: Гомеренең соңгы көненә кадәр җырлады
Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Милли музеенда Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Эмиль Җәләлетдиновны искә алу кичәсе булды. Кичәдә яшь вокалистлар татар һәм рус классикларының җырларын яңгыратты. Исән булса, җырчыга быел 90 яшь тулыр иде.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог, журналист Филүсә Арслан Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда Эмиль Җәләлетдинов дәресләренә йөргән. «Ярты ел укытты да, китте. «Җырлыйсым килә, укытырга өлгерермен әле», - дигән иде. Гомеренең соңгы көненә кадәр җырлады. Күргән саен туганын очраткан кебек, кочаклап ала, бик гади, кешелекле иде. Балачактан ук ул татарча җырларны тыңлап үскән. Апасы да халык көйләрен җырлый торган була», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Эмиль Җәләлетдиновның татар, рус, инглиз һ.б. телләрдә җырлаганын әйтте. «Дөньякүләм классиканы белә торган кеше иде. Татар вокал сәнгатенә зур өлеш кертте. Аның бәрхет кебек баритон тавышы искитмәле дөрес куелган! Аңа тиңнәр юк иде. Эмиль Җәләлетдинов Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйповларның әсәрләрен иң беренче башкарды. Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең әсәрләрен яттан белә, шунда ук җырлап та бирә иде», - диде Филүсә Арслан.

«Күренекле һәм затлы җырчыбыз быел март аенда мәңгелеккә китеп барды. Ул 30 елдан артык филармониядә – эстрада һәм әдәби-музыкаль лекторий бүлекләрендә эшләде. Шулай ук, бик күп татар шагыйрьләре әсәрләренә нәзакәтьле итеп көйләр язган сәхнә аксакалы да иде. Венгрия, Чехословакия, Польша һ.б. илләрнең сәхнәләрендә җырлаган җырчыбыз», - диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова.

Аның әйтүенчә, җырчы башкаруында Рөстәм Яхинның Мостафа Ногман сүзләренә язылган «Яшә, Сәмәрканд» дигән җыры бик популяр булган. «Эмиль ага бу җырны ихласлык, җылылык белән башкарган, чөнки ул үзе дә шушы кояшлы шәһәрдә туып үскән. Аның әти-әнисе җырга гашыйк кеше була. Әтисе – агроном, әнисе табиб була. Эмиль ага лаеклы ялга чыккач та, сәхнәдән китмәде – музейларда еш чыгыш ясап йөрде», - диде ул.

«Телефоннан сөйләшкәндә дә бер куплет булса да җыр җырлый иде, чакыра калсак, сәпиденә утырып килеп җитәр иде. Безнең музейга ул самавырын, концерт костюмнарын тапшырды. 90 яшенә багышлап, концерт оештырырбыз дип уйлаган идек, тик насыйп булмады. Ул беркайчан да тормышында булган моң-зарын кешегә әйтмәде. Бердәнбер кызын, тормыш иптәшен җирләде. Шулай да, бирешмәде. Җырлау көч биргәндер дип уйлыйм», - диде Алсу Хәкимова.

Ул җырчыны ихлас күңелле, сәнгатьне ярата торган зыялы шәхес буларак искә алды. «Профессиональ җыр сәнгатен пропагандалады, тамашачыга югары зәвык иңдергән сәхнә остасы иде. Кайчан килсә дә, һәрвакыт Габдулла Тукай әсәрләрен яттан сөйләп бирә иде. Рухы шат, урыны оҗмахта булсын», - диде филармониянең музей мөдире.

Кичәдә Россиянең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Галимова, халыкара конкурслар лауреатлары Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Зәйнуллина, Динар Шәрәфетдинов, Азат Нургаянов, Анзор Нәбиуллин, «Болгар кызлары» триосы төркеме чыгыш ясады. Кичәне Данис Хисмәтуллин алып барды.

  • Искә алу кичәсен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее оештырды.
  • Эмиль Усман улы Җәләлетдинов - Татарстанның халык (1973), Россиянең атказанган артисты (1982). 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Аннары укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. 1962 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларында була.
  • Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары әһәмиятле урын алып тора. Җырчы быел 19 мартта Казанда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100