news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Зәйнуллина: Эмиль Җәләлетдиновның арабызда булмавына әле дә ышанып бетә алмыйм

Айгөл Зәйнуллина: Эмиль Җәләлетдиновның арабызда булмавына әле дә ышанып бетә алмыйм
Владимир Васильев

«Болгар кызлары» төркеме җитәкчесе, продюсер, пианист, халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Зәйнуллина Татарстанның Милли музеенда Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Эмиль Җәләлетдинов турында хатирәләрен сөйләде.

«Эмиль Усманович белән таныш булганга күрә татар, европа, совет композиторлары турында бик күп белдем. Аның кебек игелекле, олы йөрәкле кеше дөньяда сирәктер. Мин аннан беркайчан да начар сүз ишетмәдем. Эмиль аганың күңеле чиста иде. Өлкән яшьтә булуга карамастан, спорт белән дә актив шөгыльләнде. Без аның белән бик күп концертлар куйдык. Ул үзе дә бик матур җырлар яза иде, шигърият белән кызыксынды», - диде ул искә алу кичәсендә.

Айгөл Зәйнуллина Эмиль Җәләлетдиновның исеме беркайчан да онытылмасын иде, дигән фикерен әйтте. «Аеруча яшьләр, яшь артистлар аның исемен истә тотсын иде. Аның тавышы, профессиональлеге, башкару манерасы аерылып торды. Эмиль ага – бердәнбер һәм кабатланмас артист, яшь буын аннан өйрәнсен иде, чөнки ул – үрнәк булырдай шәхес, чын артист. Аның арабызда булмавына әле дә ышанып бетә алмыйм», - дип сөйләде ул.

«Аның тавышын ишеткәч тә иҗат итәсе, иҗат белән шөгыльләнәсе килеп торды. Эмиль Усманович сәнгатькә, республикага тугры булды, халыкка хезмәт итте. Без аның белән 20 елдан артык бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Аңа баш иям», - диде Айгөл Зәйнуллина.

  • Искә алу кичәсен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее оештырды.
  • Эмиль Усман улы Җәләлетдинов - Татарстанның халык (1973), Россиянең атказанган артисты (1982). 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа, Ташкент консерваториясендә укый башлый. Аннары укуын Казан консерваториясендә дәвам иттерә. 1962 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы солист булып эшли башлый, концертлар белән Татарстан һәм илебезнең төрле почмакларында була.
  • Җырчы татар композиторлары белән тыгыз элемтәдә яши, Рөстәм Яхинның романсларын, Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус, итальян халык җырлары, чит ил, рус классик композиторларының романслары әһәмиятле урын алып тора. Җырчы быел 19 мартта Казанда вафат булды.
Фоторепортаж: Владимир Васильев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100