news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музей Ленино-Кокушкиноның музей-тыюлык статусыннан мәхрүм ителүе хәбәрен кире какты

Ленино-Кокушкиноны музей-тыюлык статусыннан мәхрүм итү буенча бернинди рәсми документлар да килмәде. Әлеге хәбәрләргә җавап итеп Татарстан Милли музеенда шулай дип белдерделәр.

2021 елның 30 октябрендә Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән мәйданчык республиканың Милли музеена кушылды. Шул ук елның ноябрендә Татарстан Мәдәният министрлыгының «Татарстан Республикасының аерым дәүләт бюджет учреждениеләрен кушу формасында үзгәртеп кору турында» боерыгы чыга, аңа ярашлы рәвештә Ленино-Кокушкино үзенең музей-тыюлык статусын югалтмый.

«Хәзерге вакытта Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы «Ленино-Кокушкино„ тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы» исеме белән Татарстан Республикасы Милли музееның структур бүлекчәсе булып тора», — диелә хәбәрдә.

Музей реставрацияләнә — аның өчен барлык документлар Татарстан Төзелеш Министрлыгына тапшырылган һәм Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсендә һәм «Татинвестгражданпроект»та экспертиза уза. Аны раслагач, ремонт өчен якынча чыгымнар һәм аның вакыты исәпләнәчәк.

Хәзерге вакытта Татарстан Милли музее коллективы музей-тыюлыкта яңа экспозицияләр булдыру өчен фәнни-проект документациясен эшләү белән шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, музей-тыюлык Питрәч районында урнашкан. Ул Кытай туристлары арасында популяр «Кызыл маршрут»ка кергән. Ленино-Кокушкино (элек Кокушкино) Владимир Ленинның балачак еллары үткән, шулай ук аның 1887-1888 елларда сөргендә булган урын буларак билгеле. Монда урнашкан утар аның бабасы Александр Бланкныкы булган.

Элегрәк музейның «2017-2030 елларга Татарстан Республикасының мәдәни мирасны саклау стратегиясе»ндәге үзгәрешләргә сылтама белән үз статусыннан мәхрүм ителүе турында «Коммерсантъ» сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100