Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ленино-Кокушкино музей-тыюлык статусыннан мәхрүм ителде
Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы әлеге статустан мәхрүм ителде. Бу хакта «Коммерсантъ» газетасы яза.
Элегрәк музей-тыюлык Кытай туристлары арасында популяр булган «Кызыл маршрут»ка керә иде. Ленино-Кокушкино (элеккеге Кокушкино) Владимир Ленинның балачак еллары узган, шулай ук аның 1887-1888 елларда сөргенгә сөрелгән урыны буларак билгеле. Биредә урнашкан йорт аның бабасы Александр Бланкныкы булган.
Тиешле үзгәрешләр «2017-2030 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасының мәдәни мирасын саклау стратегиясен»дә чагылыш тапкан инде – Татарстан Хөкүмәте аңа төзәтмә керткән.
«Visit Татарстан» туристлык ресурсы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда Ленино-Кокушкино авылындагы музей реставрациягә ябылган иде. Аның территориясе 7,6 гектар мәйданны били, ике катлы бина, җәйге йорт, хуҗалык корылмалары һәм паркны үз эченә ала.
«Музейда Ленинның биредә узган тормышын төрле яктан чагылдыра торган 677 экспонат (картиналар, сыннар, шәхси мебель, документлар һәм китаплар) тәкъдим ителгән», - диелә сайтта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз