news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Милли МультFest»та Апуш исемле персонаж белән компьютер уены тәкъдим иттеләр

Уенда Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышырга, төрле сынаулар узарга була.

«Милли МультFest»та Апуш исемле персонаж белән компьютер уены тәкъдим иттеләр
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә Чаллының «Замана» театр берләшмәсе «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» дип аталган компьютер уенын тәкъдим итте. Уенда Апуш исемле персонаж төрле сынаулар аша уза.

«Уенда төрле йортларга кереп, Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Виртуаль дөньяда шүрәлеләр белән көрәшергә, җәнлекләргә, әйтик, кәҗә белән сарыкка булышырга була», — диде Чаллы шәһәренең «Замана» театр берләшмәсенә йөрүче Тимур Габдрахманов.

Мәктәп укучылары һәм төрле студияләргә йөрүчеләр әзерләгән компьютер уеннары арасында «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» уены иң яхшысы дип табылды.

Элегрәк «Татар-информ» «Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булуын язган иде. Һәр номинациядә беренче урынга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченче урынга 50 мең сум бирелде. 



Галерея: «Милли мультFest» балалар кинофестиваленең бүләкләү тантанасыннан фоторепортаж
news_right_1
news_right_2
news_bot