news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләт һәм мәдәният тарихын бары тик мәктәпләр генә бирә ала - Чаллы театры коллективы

Чаллы татар дәүләт театры үзенең рәсми сайтында “Татар телен саклыйк!” дип исемләнгән мөрәҗәгать урнаштырган.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт театры үзенең рәсми сайтында “Татар телен саклыйк!” дип исемләнгән мөрәҗәгать урнаштырган.

“Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле ата-аналар, татар зыялылары! Тел бетә икән, милләт тә бетә, чөнки милләтнең төп күрсәткече - тел. Телне башкага алыштыру - ул милләтне дә алыштыруга китерә, ягъни, халык нинди телдә сөйләшсә, әкренләп шул милләтнең составына күчә”, - дип язган театр коллективы.

Мөрәҗәгатьтә Татарстан Республикасының мәктәпләрдә татар телен закон нигезендә, тулы күләмдә укытыла торган бердәнбер төбәк булуы ассызыклана һәм аны ирекле укытуга күчү телне юк итүгә китерелүе билгеләп үтелә.

“Шуны онытмагыз - мең еллык татар әдәбиятын, милләт һәм мәдәният тарихын бары тик системалы уку - мәктәпләр генә бирә ала. Шушы татарча укыган балалардан гына киләчәктә татар язучылары, милли зыялылар, сәнгать әһелләре чыгачак. Киләчәктә татар милләтенең булу-булмавы да сезнең кулларда, моны һәр татар кешесе, һәр татар ата-анасы яхшы аңласын иде”, - диелә мөрәҗәгатьтә.

Чаллы татар дәүләт театры директоры Рашат Фәйзрахманов “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә үзләренең бер театр сезонында 40 000 чамасы татар тамашачысына хезмәт күрсәтүләрен әйтте. Театрның репертуарындәа 32 спектакль бар. Аларның барысы да татар телендә. “Репертуарда дүрт балалар спектакле бар. Яңа елга бишенчесен әзерли башладык”, - ди директор.

Театр 25 ел эчендә 102 спектакль чыгарган.

Искәртеп узабыз, татар дәүләт театрлары телне саклау мәсьәләсе буенча үз позицияләрен белдерәләр. Әлмәт театры флешмобка кушылып театр алдынада “Туган тел”не җырлаган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100