news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: Шәкертләрнең остазларга хөрмәт күрсәтмәве мине борчый

Миләүшә Хәбетдинова: Шәкертләрнең остазларга хөрмәт күрсәтмәве мине борчый
Гөлүзә Ибраһимова

КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова студентларга галим Галимҗан Нигъмәтинең шәкерте Зәбих Искужин турындагы документаль фильмны күрсәтте. 

«Хәзерге четрекле заманда шәкертләр остазларга хөрмәт күрсәтми башлады. Бу мине борчый. Бу кичәдә үзләренең остазларына тугры булган, аларның хезмәтләрен, архивларын саклап калган шәкертләрне күрсәтәбез. Укучы аша Галимҗан Нигъмәти фәнни мәктәбенең масштабын күрсәтергә телибез. Фильм аның иң яхшы шәкерте – Зәбих Искужинга багышланган. Ул - яшьләр өчен ачык үрнәк», – дип сөйләде галимә.

«Соңгы елларда башкорт белән татар арасы кубып тора. Безнең университет башкорт галимнәре белән дус яши, без бергә эшлибез», – дип өстәде ул.

Башкортстан галиме, публицист, әдәби тәнкыйтьче Зәбих Искужин турында фильм 2022 елның җәендә төшерелгән. 2021 елның көзендә «Зәбих Искужин: Идел ярында Сакмар егете» дип аталган китап тәкъдим ителгән иде.   Сценарий авторлары – филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Саламатова, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары хезмәткәре Рәйсә Абдуллина.

Фильмда Татарстан һәм Башкортстан галимнәре катнаша. Документаль фильмда Миләүшә Хәбетдинова, шагыйрь Рәдиф Гаташ, филология фәннәре докторы Рамил Исламов фикерләре яңгырый.

Әдәбият белгече Фоат Галимуллин студентларга Галимҗан Нигъмәти эшчәнлеге белән танышып торырга кирәклеген әйтте.

«Ул татар әдәбияты фәне үсешенә зур өлеш керткән. 1920-1930 елларда ул бу өлкәдә әйдәп баручы шәхес, көч булды. Аның шәкертләренең эшчәнлеге дә зур: Мөхәммәт Гайнуллин, Җамал Вәзиева, Зәбир Искушин, әле Мөхәммәтша Мамин бар. Фильм күрсәтелгәч, Искужин исеме киң танылачак. Мөхәммәтша Мамин турында да шундый эш башкарып чыгарга кирәк», – дип сөйләде ул. 

Журналист Рәшит Минһаҗ остазы, Галимҗан Нигъмәтинең кызы Йолдыз Нигъмәтуллинаны искә алды. 

«Йолдыз Галимҗановна курсына йөргәндә, шундый зур галим белән аралашуымны аңлап та җиткермәгәнмендер. Ул соңгы көненә кадәр «башказанын» эшләтте. Ул халыклар мәдәниятенең уртак якларын эзли башлаган иде. Хезмәте дә чыкты. Аны чит ил галимнәре дә белә иде. Ул үзе дә эшләде, безне дә эшләтте», – диде ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100