news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Хәбетдинова: 1920 елларга кадәр татар белән башкорт «чәкәләшмәгән»

Бүген Казан федераль университетының татар филологиясе юнәлешендә укучы студентларга башкорт галиме Зәбих Искужин турында китап тәкъдим иттеләр.

Миләүшә Хәбетдинова: 1920 елларга кадәр татар белән башкорт «чәкәләшмәгән»
Михаил Захаров

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова 1920 елларга кадәр татар белән башкорт арасында низаг булмаганын һәм ике милләт галимнәре бергә фәнни эшчәнлек алып барганын әйтте.

«1920 елларга кадәр татар белән башкорт зыялылары беркайчан да бер-берсе белән чәкәләшмәгән. Башкорт җиреннән шәкертләр „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсенә укырга килергә омтылып торган. Казан башкортларга иҗади яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырган», — диде Миләүшә Хәбетдинова Казан федераль университетының татар филологиясе юнәлешендә укучы студентларга.

Әдәбият белгече мисал итеп башкорт галиме Зәбих Искужинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада шулай ук Гөлчәчәк Саламатова иҗат иткән «Зәбих Искужин: Идел ярында Сакмар егете» китабы тәкъдим ителде.

«Зәбих Искужин күренекле әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәтинең иң яхшы шәкертләреннән берсе булган. 26 яшьлек кыска гомере эчендә ул Һади Такташ, Шәехзадә Бабич һәм Мирсәй Әмир турында саллы фәнни эшләр калдырган, татар журналларында яшь башкорт шагыйрьләренең иҗаты турында мәкаләләр язган», — диде Миләүшә Хәбетдинова.

Гөлчәчәк Саламатованың яңа китабына Миләүшә Хәбетдинова архивлардан тапкан материаллар да кергән. Әлеге басманы Хәбетдинова башкорт һәм татар галимнәренең уртак хезмәте, дип атады. «Башкортлар белән татарларның дуслык традицияләрен дәвам итеп, без дә уртак эш башкарырга булдык», — диде ул.

Зәбих Искужинның иҗатын өйрәнүгә Нәкый Исәнбәтнең шәхси архивыннан табылган истәлекләр этәргеч ясаган. Зәбих Искужинның әдәбият фәнендә эз калдыруында Галимҗан Нигъмәтинең роле зур булган. Галимҗан Нигъмәти исә, Галимҗан Ибраһимовның фикердәше булган.



Галерея: Галимҗан Нигъмәти иҗатына багышланган ачык дәрестән фоторепортаж

Галимҗан Нигъмәти турында биографик белешә:

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Нигъмәти (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин) 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чишмә районы Үдрәкбаш авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Галимҗанга ике яшь чагында аның әтисе, гаиләсен алып, Уфа шәһәренә күчә һәм шунда төпләнеп кала. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән һәм гаилә тормышын җайлаган Әмирҗан агай улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, Галимҗанны Уфаның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галия»гә урнаштыра. Галимҗан анда бик тырышып укый. Бу елларда аның укытучылары арасында Галимҗан Ибраһимов белән Фатих Сәйфи-Казанлы да була. Соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә түбән сыйныф шәкертләренә әдәбияттан дәресләр бирә башлый.

Гражданнар сугышы башлангач, 1918 елның көзеннән ул Көнчыгыш фронтның Бишенче Кызыл Армиясе сәяси бүлеге тарафыннан Уфада татар телендә нәшер ителгән «Кызыл яу» газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1919 елның язында, Уфаны Колчак гаскәре алу куркынычы тугач, ул газета редакциясе белән бергә Бәләбәй шәһәренә, аннан Омскига күченә, соңгысында ВКП (б)ның Көнбатыш Себер крайкомы органы «Азат Себер» газетасында әүвәл сәркәтип, аннары җаваплы мөхәррир булып эшли.

1921 елны Г.Нигъмәти белемен арттыру нияте белән Мәскәүгә килә һәм, Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университетында (КУТУВ) берьеллык курсларны тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа укуын өзеп торырга туры килә.

1926 елның ахырларында Г.Нигъмәти Казанга җибәрелә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә. 1928–1930 елларда ул Татар дәүләт нәшриятының (Татиздатның) баш мөхәррире хезмәтендә, бер үк вакытта 1929 елдан башлап Көнчыгыш педагогия институтында татар әдәбияты тарихыннан лекцияләр укый. 1933 елда ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә 1934–1937 елларда кафедраның мөдире булып эшли. 1935 елда аңа профессор исеме бирелә. 1930–1932 елларда Г.Нигъмәти, институттагы төп эшеннән аерылмыйча, Татарстан пролетар-совет язучылары федерациясенең матбугат органы «Яңалиф» журналының җаваплы мөхәррире вазифаларын да башкара.

Педагог буларак, Г.Нигъмәти татар әдәбияты фәне буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләү эшенә күп көч куя. Соңыннан исемнәре киң танылган филология фәннәре докторлары Мөхәммәт Гайнуллин, Хәмит Ярми, Гали Халит, филология фәннәре кандидатлары Җамал Вәзиева, Якуб Агишев, Мөхәммәт Мамин, Гази Кашшаф, шагыйрь-әдипләрдән Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Абдулла Әхмәт, Идрис Туктаров, Сөббух Рәфыйков, Ибраһим Салахов һ.б. югары белемле укытучылар, мәдәният эшлеклеләре — һәммәсе Галимҗан Нигъмәтинең шәкертләре.

Галимҗан Нигъмәтинең шәхси язмышы фаҗигале тәмамлана. Аны 1937 елның 16 сентябрендә кулга алалар һәм троцкийчы контрреволюцион оешмада әгъза булып торуда гаеплиләр. Берничә елга сузылган «тикшерү» барышында галим Казан һәм Алабуга төрмәләрендә утыра. 1940 елның 17 гыйнварында махсус «өчлек» («тройка», ОСО) әдипне биш елга ирегеннән мәхрүм итә. Шул хөкем карары нигезендә Г.Нигъмәтине Устьвымлаг исемле тоткыннар лагерена җибәрәләр. Шунда ул 1941 елның 4 декабрендә вафат була һәм хәзерге Коми Республикасының Княжепогост районындагы Вожаель бистәсе зиратына күмелә.

Мәгълүмат «Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек» китабыннан алынды. Төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100