news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миләүшә Айтуганова анимацион фильмнар ясау белән кызыксынган Татарстан районнарын атады

Миләүшә Айтуганова анимацион фильмнар ясау белән кызыксынган Татарстан районнарын атады

«Милли мультфест» республика балалар кинофестивале җитәкчесе Миләүшә Айтуганова анимацион фильмнар ясау белән кызыксынган Татарстан районнарын атады.

«Башта кинофестивальне куркып кына башладык. Чөнки күпме баланың бу һөнәр белән кызыксынуын беркем дә белми иде. Мониторинг үткәргәч без аңладык – бик күп мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында анимация өйрәтәләр икән. Безнең анимация һәм кыска метражлы фильмнар әзерләүче 48 мәктәп килеп чыкты», - диде кинофестивальнең җитәкчесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

Ул Буа, Актаныш районнарындагы анимация мәктәпләрен аерып әйтте. Хәзер бу хәрәкәткә Казан һәм Чаллының актив кушылуын ассызыклады.

Миләүшә Айтуганова зур өметләр баглап, Буа кызы Әминә Җәләлова, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы укучысы Ясминә Шәмсетдинова исемнәрен атады.

  • «Милли мультфест» кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта дип язган идек.
  • Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада - пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә.
  • Быел кинофестивальнең ябылу тантанасы 26 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында булыр дип көтелә.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100