news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли мультфест» кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта

«Милли мультфест» кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Милли мультфест» республика балалар кинофестивале гаризалар кабул итү вакытын озайта.

«Быел гаризаларны 15 октябрьгә кадәр алабыз дип билгеләгән идек. Кемдер өлгерми икән, озайтырга әзер, чөнки шалтыратучылар бар», – диде кинофестивальнең җитәкчесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова кинофестивальгә багышланган матбугат конференциясендә.

«Былтыр безгә 465 гариза килде. Бу 4 меңләп кеше катнашкан дигән сүз. Бу өлкәләр бик популяр, киләчәккә балаларга профессия сайлауга нигез булырга мөмкин», – дип дәвам итте ул.

Кинофестиваль өчен эшләр ике номинация билгеләнгән: татарча анимацион фильмнар һәм татарча кыска метражлы фильмнар. Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада - пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә.

Темалар – гореф-гадәтләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмияткә ия анимацион фильмнар.

Кинофестивальнең ябылу тантанасы 26 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында булыр дип көтелә.

  • Кинофестиваль Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.
Фоторепортаж: Солтан Исхаков
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100