Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәмил Зәйнуллинның васыяте буенча аның белән хушлашу мәрәсиме булмый
Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директорын иртәгә соңгы юлга озатачаклар.
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин иртәгә җирләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итте.
«Җәмил Зәйнуллинның васыяте буенча, рәсми хушлашу мәрасиме үткәрелмәячәк», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Искәртеп үтик, Җәмил Зәйнуллин озак вакытка сузылган каты авырудан соң вафат булды.
Габделҗәмил (Җәмил) Габделхак улы Зәйнуллин — филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факульЪтетын тәмамлаган. 1994 елдан Казан дәхләт университетының татар теле һәм тарихы факультетының көнчыгыш телләр факультеты мөдире. 2000-2001 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны институтының беренче директоры. Татар телендәге дини хезмәтләрне өйрәнгән белгеч, гарәп һәм фарсы теллләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз