news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры Җәмил Зәйнуллин вафат

Профессор белән хушлашу иртәгә булачак.

Көнчыгышны өйрәнү институтының беренче директоры Җәмил Зәйнуллин вафат
https://kpfu.ru/imoiv

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Казан федераль университетының матбугат үзәге хәбәр итте.

«Кызганыч, бу хәбәр дөрес. Ул озак вакытка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Хушлашу иртәгә булачак», — дип расладылар матбугат үзәгендә.

Габделҗәмил (Җәмил) Габделхак улы Зәйнуллин — филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ташкент дәүләт университетының Көнчыгыш факульЪтетын тәмамлаган. 1994 елдан Казан дәхләт университетының татар теле һәм тарихы факультетының көнчыгыш телләр факультеты мөдире. 2000-2001 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны институтының беренче директоры. Татар телендәге дини хезмәтләрне өйрәнгән белгеч, гарәп һәм фарсы теллләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100