news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино» программасында күрсәтеләчәк

«Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино» программасында күрсәтеләчәк
Абдул Фархан

Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмы Казан кинофестиваленең «Этник кино: үсеш ноктасы» конкурстан тыш программасында күрсәтеләчәк.

«Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурстан тыш «Төрки дөнья» һәм «Этник кино: үсеш ноктасы» программалары әзер. «Төрки дөнья» программасына төрки халыкларның 10 кинематография үрнәге, «Этник кино: үсеш ноктасы» программасына дөнья халыкларының традицияләре турында сөйләүче 9 фильм кергән», дип хәбәр итә кинофестивальнең матбугат үзәге.

Сайлап алу комиссиясе тамашачы өчен кызыклы һәм үзенчәлекле кинофильмнар сайлаган, диелгән хәбәрдә.

«Төрки дөнья» программасына кергән эшләрнең дүртесен Россия кинорежиссерлары төшергән, калганнары – Казахстан, Төркия, Үзбәкстан һәм Кыргызстан кинематографистларының иҗаты. Светлана Слапке (Германия) билгеләп үткәнчә, быел бу программада тарихи эшләр юк, иҗатчылар заманның актуаль проблемалары турында уйлана.

«Этник кино: үсеш ноктасы» программасын танылган кино белгече Сергей Анашкин төзегән. Ул Россиянең милли регионнарында төшерелгән фильмнардан тора. Программага Удмуртия, Якутия, Марий Эл, Башкортостан һәм Татарстан кинематографистларының эшләре сайлап алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100