news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Микулай» фильмының Казан кинофестиваленең төп конкурсында катнаша алмау сәбәбе аталды

Илшат Рәхимбай кинофестивальгә катнашу өчен гариза бирсә дә, фильм конкурс программасына кертелмәгән.

«Микулай» фильмының Казан кинофестиваленең төп конкурсында катнаша алмау сәбәбе аталды
Абдул Фархан, Солтан Исхаков

«Микулай» этнотриллеры быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Төрки дөнья» программасында конкурстан тыш күрсәтеләчәк. Кинорежиссер Илшат Рәхимбай әйтүенчә, фестивальгә гариза бирелсә дә, фильм конкурс программасына алынмаган.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма директоры моның сәбәбен кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе җитәкчесе Нина Кочеляевага сылтама белән аңлатты.

«Фильм 22 июньдә прокатка чыкты, шунлыктан кинофестивальнең сайлап алу комиссиясе фильмны конкурска алырга теләмәде. Кинофестиваль регламенты буенча зур прокатка чыккан фильм конкурста катнаша алмый», – диде ул.

«Микулай» фильмына нигез булган пьесаның авторы, драматург Мансур Гыйләҗев фильмның конкурс программасына керә алмавын белгәч: «Шулай инде, үз илендә пәйгамбәрләр булмый, диләр бит. Үзебездә катнаша һәм җиңә алмаган фильмнарыбыз башка кинофестивальләрдә зур уңыш казана», – дип шәрехләде.

  • Кинофестивальнең сайлап алу комиссиясендә Россия Ислам университеты профессоры, филология фәннәре докторы Тимур Шәйхуллин, кино белгече, философия фәннәре докторы Светлана Слапке, шулай ук Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов бар.
  • Казан мөселман киносы фестивале быел 5 – 9 сентябрь көннәрендә үтә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100