news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич Ватанны саклаучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Ватанны саклау традицияләренең буыннан-буынга күчүен билгеләп үтте.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Традицияләрнең буыннан-буынга күчүе һәм Россия тарихын хөрмәт итү Ватан сакчыларының төрле буыннары өчен мөһим үзенчәлек булып тора. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич шул хакта хәбәр итте.

Ул искәртеп үткәнчә, кулларына корал тотып илне саклаган кешеләр Россия тарихында җәмгыятебездә дан һәм хөрмәт казанды.

«Аларның кылган батырлыклары тарих дәреслекләренә язылган, шәһәр мәйданнары һәм урамнары аларның исемен йөртә, фамилияләре мәңгелеккә Россия Армиясе частьләре һәм берләшмәләренең шәхси составы исемлегенә кертелгән», - дип белдерде Михаил Бабич.

Ул ветераннарга һәм Ватанны саклаучыларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм зур уңышлар теләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100