news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич: Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды

Аның сүзләренчә, соңгы ике елда вазгыять өлгереп җиткән, төбәкләрдән меңләгән мөрәҗәгатьләр килә башлаган иде.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, «Татар-информ», Василина Олейник). Татарстанда татар телен укытуга бәйле вазгыять тотрыклы төс алды. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Бабич сүзләренчә, федерация субъектларында дәүләт телләрен укытуны федераль законнарга тәңгәлләштерү ихтыяҗы хәзер генә тумады. Соңгы ике елда вазгыять өлгереп җиткән, төбәкләрдән меңләгән мөрәҗәгатьләр килә башлаган иде, диде ул.

«Дәүләт күзлегеннән караганда, Россия Федерациясе законнарының бозылуына игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Бу – соңгы 25 елда килеп туган проблема», - дип искәртте Бабич.

Ул субъектларның дәүләт телләрен билгеләү хокукын Конституциянең төп казанышы дип атады. Дәүләт төзелеше Россиянекенә якын булган бер генә илдә дә мондый мисаллар юк, дип өстәде ул.

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә татар теленең ихтыяри рәвештә, ата-аналарның ризалыгы белән, атнасына ике сәгать укытылачагы хакында игълан ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100