news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич: Татарстан - кече территорияләрне үстерү буенча үрнәк

РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле фикеренчә, Татарстанда күтәрелгән мәсьәләләр округның башка төбәкләре өчен сынау проектлары булып тора.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанның Теләче районына үз сәфәрен шәрехләде һәм район үсеше кече территорияләр үсеше буенча үрнәк була ала, дип белдерде.

Бабич сүзләренчә, ул Татарстанда еш була һәм аның республикага сәфәрләреннән уңай хис-кичерешләр ала. “Без Рөстәм Нургалиевич белән төрле мәсьәләләр күтәрәбез, аннары алар округның башка төбәкләре өчен еш кына сынау проектлары була. Теләче районында бүген физкультура-савыктыру комплексы ачтык – бәйрәм чарасы кебек. Әмма минем өчен аның мәгънәсе башкада, кече территорияләрнең ничек үсеш алуын, территорияләрнең комплекслы үсешен карадык”, - дип билгеләп үтте Михаил Бабич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100