news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич Татарстан белән Башкортстанның кушылуына бәйле планнарны кире какты

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле төбәкләрне эреләндерү турындагы мәгълүматны буш хыял дип атады.

(Түбән Новгород, 4 декабрь, «Татар-информ», Василина Олейник). Татарстан һәм Башкортстан республикаларын кушу юлы белән төбәкләрне эреләндерү күздә тотылмый, дип хәбәр итте РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич журналистлар белән очрашуда. Шул ук вакытта, ул федераль үзәктә төбәкләрне кушу мәсьәләсе хакында берничә тапкыр фикер алышуларын искәртте.

«Дәүләт һәрвакыт төбәкләрнең нәтиҗәлелеген, халыкның яшәү сыйфатын арттыру моделен эзли. Кайбер төбәкләр эреләндерү процедурасын узды инде һәм моның нәтиҗәсе дә булды. Икътисади яктан да, социаль өлкәдә дә», - дип белдерде Бабич.

Бер журналистның: «Төбәкләрне эреләндерү «экспериментын» сезгә йөкләмәделәрме?» - дигән соравына ул тискәре җавап бирде.

Бабич билгеләп үткәнчә, хәтта төбәкләрне кушу хакында сүз барса да, биредә Татарстан һәм Башкортстан республикаларын берләштерү күздә тотылмый. Чөнки ике «зур, көчле» төбәкне берләштерүнең мәгънәсе юк. Ә көчсез төбәкне куәтлесенә кушу исә һәрвакытта да эреләндерүнең иң нәтиҗәле юлы булды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100