news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич КФУның химия институтында уникаль җиһаз белән танышты

Бу җиһаз - Казан университеты һәм Америка компаниясе белгечләренең уртак эшләнмәсе.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич бүген КФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институтында булды. Аның белән бергә уку йортына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министры Илдар Халиков, КФУ ректоры Илшат Гафуров та килгән иде.

"Республиканың иң өстенлекле юнәлешләренең берсе - фәнне үстерү. Нефть табу һәм нефть химиясе, медицина, җитештерү - фән боларның барысын да алга этәрергә тиеш. КФУ - әлеге процессны этәрүчеләрнең берсе", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Илшат Гафуров: "Университет һәм компанияләр интеграциясе бик әһәмиятле санала. Бу чыннан да шулай", - дип өстәде.

Моны КФУдагы нефтьне пласт эчендә каталитик эшкәртү лабораториясе раслый. "Минем лабораториядә нефть оксидлашуны өйрәнү өчен җайланма бар. Ул күзәнәкле мохитта нефть оксидлашу кинетикасын өйрәнү өчен кирәк", - дип аңлатып узды КФУның өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Галухин.

Бу җиһаз - Казан университеты һәм Америка компаниясе белгечләренең уртак эшләнмәсе. Ул Россиядә бердәнбер. Дөньяда да андыйлар бик күп түгел. Лаборатория Сколково һәм "Татнефть" белән актив хезмәттәшлек итә.

Михаил Бабич нефть һәм нефть продуктларының реологик үзлекләре, материалларны термоаназлау һәм материаллар белеме, термик анализ һәм калометрия лабораторияләрендә дә булды. Аларның кайберләре шулай ук нефть тармагына булыша, ә икенчеләре нанотехнологияләр һәм медицина өлкәсендә новаторлык белән шөгыльләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100