news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич Казанда шәһәрне төзекләндерү программасын тормышка ашыру белән танышты

Россия Президентының Идел буе тулы вәкаләтле вәкиле Казан шәһәре ишегалларының берсендә булды.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Арсений Маврин). Россия Президентының Идел буе тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның Ф.Әмирхан урамы ишегалдында булдылар. Төзекләндерелгән мәйданны карауда шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Әлеге ишегалды берьюлы 4 йортны берләштерә, анда 823 гаилә, яисә 2095 кеше яши. Ишегалдын тәртипкә китерү 2011 елда старт алган Республика программасы хисабына мөмкин булды.11,5 миллион сум һәм биредә яшәүчеләрнең актив катнашуы нәтиҗәсендә өч ял зонасы, балаларга уен һәм спорт мәйданчыклары, яшелләндерү һәм төзекләндерелгән юллар барлыкка килгән.

2011дән 2016 елга кадәр Казанда барлыгы 1145 ишегалды төзекләндерелгән. Бу барлык санның 48 проценты дигән сүз. Республика буенча күпсанлы парклар һәм скверлар, төзекләндерелгән яр буйлары һәм башка җәмәгать урыннары барлыкка килде.

«Республика ил төбәкләренең, якын һәм чит илләрнең иң яхшы тәҗрибәсен үзенә сеңдерде. Хәзер ул үзе дә теләге булганнар белән эш тәҗрибәсен уртаклаша ала », – дип сөйләде Михаил Бабичка Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман. Республика тәҗрибәсе шәһәр җәмәгать урыннарын федераль прогррамма нигезендә тормышка ашыру кысаларында бик файдалы булырга мөмкин.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100