news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич “Камаз-Мастер” командасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Сергей Савостин Александр Невской орденына, Эдуард Николаев Мактау орденына лаек булды.

(Казан, 6 июнь, “Татар- информ”). Михаил Бабич “Камаз-Мастер” командасы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанда һәм ИФОның башка төбәкләрендә яшәүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

РФ Президенты Указы белән “КАМАЗ-Автоспорт” коммерцияле булмаган партнерлык бүлегенең конструктор-технология бүлеге җитәкчесе Сергей Савостин Александр Невской орденына, ә “КАМАЗ-Автоспорт” җитештерү цехы йөртүчесе Эдуард Николаев Мактау орденына лаек дип табылган.

Михаил Бабич Савостинның  “Дакар” ралли-рейдында сигез тапкыр җиңүе, Николаевның команда өчен унбишенче трофей алуы турында искә алды.

“Күптән түгел миңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Эдуард Николаев җитәкчелегендә үзебезне трассада сынап карау бәхете елмайды. Бу онытылмаслык хис-кичерешләр генә түгел, ә зур хезмәт”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100