news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич инвестицияләр климатын булдыруда Татарстанга йөз тотарга тәкъдим итте

Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич республиканы инвестицияләр җәлеп итү буенча төбәкләр арасында лидер дип атады.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Россия төбәкләренә уңышлы инвестицияләр климатын бер нормага китерү өчен стандартлар булдыруда лидерлар, шул исәптән Татарстан үрнәгенә йөз тотарга кирәк. Бу хакта бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округының әйдәп баручы гаммәви матбугат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда җиткерде.

Тулы вәкаләтле вәкил республиканың Россия Стратегик инициативалар агентлыгы төзегән илнең инвестицияләр климаты рейтингында икенче урынны тотуын билгеләп үтте. Идел буе федераль округыннан рейтинг башында шулай ук Чувашия (6 нчы урында) һәм Ульяновск өлкәсе (11 нче урында) тора.

"Федераль Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән 11 юл картасы бар. Алар барлык инвестицион икътисади процессларны үз эченә алган: төзелешкә рөхсәт бирүне алу тизлеге, челтәрләргә техник ялгану тизлеге, салым һәм таможняны администрацияләү, юридик затларны теркәү һәм башкалар. Президент күптән түгел бу уңайдан бик ачык җиткерде: федераль дәрәҗәдә болар барысы да эшләнә, төбәктә – беркем дә ашыкмый. Мәсәлән, Удмуртиядә төзелешкә рөхсәт алу өчен уртача 94 көн вакыт җитә, ә Самара өлкәсендә – 266 көн. Мордовиядә эшкуарларга электр челтәрләренә тоташу өчен уртача вакыт 51 көнне тәшкил итә, Пенза өлкәсендә – 77 көн. Чувашиядә кадастр исәбенә 24 көндә бассалар, Түбән Новгородта – 54. Бер үк хокук кырында яшибез кебек, бер үк стандартлар буенча. Әлеге стандартлар кертелгәнгә инде өч ел. Нигә берәү дә шул өч ел эчендә борчылып: "Әйдәгез, тизрәк, әйбәтрәк эшләүче коллегалар эшен карыйк әле. Шундый ук норматив базаны үзебездә, төбәкләрдә кулланып, гамәлгә кертә башларбыз", дип әйтмәде", – дип шәрехләп үтте әлеге вазгыятьне Михаил Бабич.

Президент вәкиле стандартларны бердәм нормага китерү мөһимлеген искәртте. Әгәр дә карталар вакытында тулысынча эшләнмәсә, диде ул, "башка характердагы сораулар туачак".

"Татарстан беренче урынны бөтен күрсәткечләре буенча беренче унлыкта булганга яулый, – дип белдерде Михаил Бабич. – Әйдәгез, барлык төбәкләр дә бердәм күрсәткеч бирик, беренче унлыкка. Һәм без 2017 елны әлеге эшкә багышлыйк".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100