news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Бабич Идел буе округында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады

РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, ватандашлар Яңа елга изге гамәлләр һәм өметләр баглый.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич федераль төбәктә яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады.

Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел бәйрәме балачактан үзенчәлекле – ул мәхәбббәт һәм җылылык атмосферасы тудыра.

“Ул бүләкләр бирү һәм өстәл артына гаилә белән җыелышу традициясен саклый, безнең туганнар һәм якыннар өчен мәхәббәт һәм бәхет атмосферасын тудыра, безнең илдәге барлык кешеләрне изгелек кылырга һәм ярдәмгә мохтаҗларны кайгыртырга омтылучыларны берләштерә”, – диелгән котлауда.

Ватандашлар Яңа елга изге гамәлләр һәм өметләр баглый, дип билгеләп үтте Михаил Бабич.

Ул россиялеләргә ныклы сәламәтлек һәм бәхет теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot