news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич Идел буе федераль төбәгендә яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады

«Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган геройлар алдында башыбызны иябез», – диелә тәбрикләү сүзендә.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич төбәктә яшәүчеләрне Бөек Җиңү көне белән котлады.

«Кадерле ветераннар! Идел буе федераль төбәгендә яшәүчеләр! Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!

Безнең халык өчен 9 Май бәйрәме тарихта аерым урынны били. Бу – бөек ил гражданнарының тиңдәшсез батырлыгы, какшамас рухы һәм ихтыяр көче белән горурлану көне дә. Дөньядагы иң аяусыз һәм канкойгыч сугышларның берсе төгәлләнгәнгә җитмеш ике ел вакыт узды. Без Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм яу кырында алган яралардан госпитальләрдә һәлак булган геройлар алдында баш иябез. Ватанны саклаучылар безгә ирек бүләк итте, эшләргә, укырга, балалар тәрбияләргә, яшәргә һәм яратырга мөмкинлек бирде.

Без фидакарь тыл хезмәтчәннәренә һәм илне сугыш җимерекләреннән яңадан торгызган, дәүләтнең икътисади һәм хәрби куәтен ныгыткан барлык кешегә тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез.

Безнең беребез дә үз геройларын, туганнарын һәм якыннарын онытмый. Бу хәтерне илнең данлы тарихын яңадан язарга, сугыш вакыйгаларын яки бабайларыбызның батырлыгын яңача аңлатырга омтылучылар да юк итә алмый. Халыкның җиңелмәс хәтере булган «Үлемсез полк» тарихи дөреслекне яклап чыкты.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Сугыш елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгыгыз алдында башыбызны иябез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар! Бөек Җиңү көне белән!» – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100