news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил вазифасында калды

Россия Президенты федераль округлардагы вәкаләтле вәкилләр составын яңартты.

Михаил Бабич Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил вазифасында калды
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин илнең федераль округларындагы вәкаләтле вәкилләрне билгеләде. Бу турыдагы мәгълүмат Кремль сайтында урнаштырылган.

Бердәнбер яңадан сайланмаган һәм отставкага җибәрелмәгән вәкаләтле вәкил булып, Идел буе федераль округында Михаил Бабич калды.

Вәкаләтле вәкилләр Себердә, Уральскида, Төньяк Кавказда һәм Көньяк һәм Төньяк Көнбатышта һәм Үзәк округларда билгеләнде.

Шул ук вакытта Төньяк Көнбатышта, Көньяк һәм Себер федераль округларында вәкаләтле вәкилләр үз урыннарын саклап калды. Үзәктә, Уральскида, Төньяк Кавказда вәкаләтле вәкилләр алмаштырылды. Бу вазифаларга Игорь Щеглов, Николай Цуканов һәм Александр Матовников билгеләнде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100