Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Бабич: 2017 елда вузларда мөселман белем бирү стандартлары гамәлгә керәчәк
Хәзерге вакытка Уфа һәм Казанның ислам югары уку йортларында 500гә якын имам белем арттыру курсларын узган.
(Түбән Новгород, 6 декабрь, “Татар-информ”). 2017 елның сентябрендә Россиядәге югары уку йортларында мөселман белемен бирү стандартлары кертелә. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округы матбугат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда хәбәр итте.
“Ислам мәгариф системасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Быел мөселман белем бирү стандартлары урта белем бирү оешмаларында гамәлгә куелды. 2017 елда югары уку йортларында ислам белемен бирү стандартлары гамәлгә ашырылачак”, – диде Михаил Бабич.
Михаил Бабич әйтүенчә, Идел буе федераль округында динара татулыкны саклауга, шул исәптән мәгариф системасында да, зур игътибар бирелә. Шул уңайдан ул Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Түбән Новгородта православ гимназия төзелеше турында искә төшерде. Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил округта Уфа һәм Казан ислам югары уку йортлары базасында мөселман имамнарының белемнәрен күтәрү буенча эш баруын әйтте. Хәзерге вакытта төрле төбәктән 477 имам белем арттыру курсларын узган.
Михаил Бабич яшь мөселманнарны гарәп илләрендәге, Ирак, Сириядәгә хәрби хәрәкәткә җәлеп итүләре турында борчулуын белдерде. “Әлеге мәсьәлә буенча руханилар белән җитди сөйләшү булды. Әлеге яшьләр гамәлдәге законнар буенча җаваплылыкка тартылырга тиеш”, – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз