news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Татарстаннан тукыма алучы компанияләрдән битлекләр алуны арттырырга кушты

Татарстан Президенты «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Полиматиз» заводында булды, анда медицина битлекләрен тегү өчен материаллар җитештерәләр.

Миңнеханов Татарстаннан тукыма алучы компанияләрдән битлекләр алуны арттырырга кушты
Михаил Захаров

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан үз эшләнмәләрен чыгару өчен полипропилен материал сатып алучы медицина битлекләрен җитештерүчеләр белән эшне җайга салырга кушты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«ТР Президенты Татарстаннан тукымалар сатып ала торган җитештерүчеләр белән республиканы әзер битлекләр белән тәэмин итүдә вариантлар эшләргә кушты», — диде Галимова.

ТР Президенты бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Полиматиз» заводында булды. Анда медицина битлекләрен тегү өчен материал җитештерәләр. Рөстәм Миңнехановка завод продукция җитештерү күләмен 10 тапкыр — аена 600 тоннага кадәр арттырырга планлаштыруын әйттеләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot