news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов битлекләр өчен тукыма җитештерә торган «Алабуга» заводында булды

«Полиматиз» заводының куәте медицина битлекләре өчен 600 тоннага кадәр полипропилен материалын чыгарырга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов битлекләр өчен тукыма җитештерә торган «Алабуга» заводында булды

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды, анда медицина битлекләрен җитештерү өчен кулланыла торган полипропилен материал чыгарыла. Республика җитәкчесенә заводның продукция җитештерү күләмен 10 тапкыр арттырырга планлаштыруы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Предприятие җитәкчелеге һәм эшчеләр белән әңгәмә вакытында Татарстан Президентына резидент җитештерүне 10 тапкыр арттырырга әзер булуын әйттеләр. Март башыннан алып бүгенге көнгә кадәр завод 67,4 тонна материал җитештерде. Завод җитештерүне айга 600 тоннага кадәр җиткерергә әзер», — диде Галимова.

«Полиматиз» заводы «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең бүлендек предприятиесе булып тора һәм «ТАИФ» компанияләре төркеменә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100