news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Предприятиеләрнең үз энергетика үзәге булу икътисадны тамырдан үзгәртә

«Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсендә «Волга» газ турбиналы энергетика җайланмасын тәкъдим иттеләр.

Миңнеханов: Предприятиеләрнең үз энергетика үзәге булу икътисадны тамырдан үзгәртә
https://tatarstan.ru/

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсе территориясендәге кебек энергетика үзәге икътисад, җылылык һәм энергия белән тәэмин итүнең сыйфатын тамырдан үзгәртергә мөмкин.

«Бүген без катнаш җитештерүнең предприятиеләр өчен 300 млн сумга кадәр нәтиҗәлелек бирүен КМТБ мисалында күрдек. Энергетика, энергия нәтиҗәлелеген модернизацияләү — бик югары бурыч. Мондый энергетика үзәкләре икътисадны, җылылык һәм энергия белән тәэмин итү сыйфатын тамырдан үзгәртә ала», — диде ул ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә.

Бүген Рөстәм Миңнехановка «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсе белгечләре ясаган «Волга» энергетика җайланмасын тәкъдим иттеләр.

Яңа җайланманың нигезе челтәр белән параллель рәвештә эшли ала торган газ турбинасы системасыннан тора. Яңа җайланма предприятиенең үз ихтыяҗларын электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Барлыкка килгән артык энергияне ваклап сату базарына чыгару планлаштырыла.

Җылылык җайланмасы ел дәвамында предприятиенең үз ихтыяҗлары — цехларны җылыту һәм вентиляцияләү өчен файдаланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100