news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Казан мотор төзү берләшмәсендә «Волга» җайланмасы тәкъдим ителде

Җайланманың электр куәте – 17,3, җылылык куәте 37,9 мегаватт тәшкил итә.

Рөстәм Миңнехановка Казан мотор төзү берләшмәсендә «Волга» җайланмасы тәкъдим ителде
tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсе белгечләре ясаган «Волга» энергетика җайланмасы тәкъдим ителде. Әлеге җайланма белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы башланыр алдыннан таныштылар.

Яңа җайланманың нигезен челтәр белән параллель эшли торган газ турбинасы системасы тәшкил итә. «Ул предприятиенең үз ихтыяҗларын, шулай ук башка кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Җайланманың электр куәте — 17,3, җылылык куәте 37,9 мегаватт тәшкил итә», — дип аңлаттылар.

Тәкъдим итү чарасында катнашкан кунаклар арасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисов та бар иде. Ул әлеге җайланманы эшләтеп җибәрү предприятиенең икътисади тотрыклылыгын арттырачак, дип белдерде.

«Ул предприятиенең табышын арттырачак һәм аның икътисадын тагын да тотрыклырак итәчәк», — диде вице-премьер.

Татарстан Президенты «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсенең хезмәт коллективына мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада үз котельныйларын куллана торган кечкенә шәһәрләр күп.

«Әлеге үрнәк республикадагы кечкенә шәһәрләрне модернизацияләү һәм җылылык белән тәэмин итүдә алга таба да кулланылыр дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100