Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Мин сезнең белән көн саен аралашырга, проблемаларыгызны тыңларга әзер
Татарстан Президенты «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә катнашты.
(Казан, 1апрель, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан җитәкчелеге эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен барлык кирәкле чараларны тәкъдим итәргә әзер, әмма бизнес үзе дә мөмкин кадәр мобильләшергә тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түләүсез «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә әйтте.
«Мин барлык эшмәкәрләрне сәламлим. Бүген авыр вакыт, шуңа күрә безгә барлык ярдәм чараларын тәкъдим итәргә кирәк, әмма сез дә мобильләшергә тиеш. Бүгенге конференциядә хакимият сезнең сорауларга җавап бирәчәк», - дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Президенты.
Ул көн саен бизнес вәкилләре белән аралашырга әзер булуын һәм килеп туган проблемаларны хәл итәргә омтылуын әйтте.
«Мин һәрвакыт эш урынында, шуңа күрә без нинди дә булса форманы табарбыз, кирәк икән, эшмәкәрләр миңа сораулар бирә алсын өчен вакыт билгелиячәкбез. Хәзер киңәшләшәбез, көн саен мин сезнең белән бер сәгать - сәгать ярым аралашырга, проблемаларыгызны ишетергә, аларны сезнең белән бергә хәл итәргә әзер, шуңа күрә без мондый коммуникацияне оештырабыз», — диде ул.
Кризиска каршы конференцияләр сериясен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм фонды һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты белән берлектә башлап җибәрде. Спикерлар арасында Wildberries компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук, «Акульчев» компаниясе генераль директоры Сергей Акульчев, шулай ук кунакчыллык, хокукый һәм финанс мәсьәләләре өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз