news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов онлайн-ретейлерларга Татарстанда йөкләрнең вакытында тапшырылачагын әйтте

Татарстан Президенты OZON, Яндекс, Wildberries, Kazan Express һәм башка сәүдә компанияләре вәкилләре белән онлайн-очрашу уздырды.

Миңнеханов онлайн-ретейлерларга Татарстанда йөкләрнең вакытында тапшырылачагын әйтте
tatarstan.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итүче сәүдә компанияләренә йөкләрне вакытында китереп җиткерү өчен барысын да эшләячәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн-ретейлерлар белән очрашуда хәбәр итте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кешеләрнең азык-төлек сатып алу белән проблемалары булырга тиеш түгел», - диде ул.

Татарстан Президенты бүген өйгә товарлар китерү буенча онлайн-сәүдә һәм товар китерү хезмәтләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы фонында зур актуальлек алды, диде. Онлайн-ретейлерлар бик мөһим бурычны үти, кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итә.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов эш бирүчеләрне курьерларның куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибар белән карарга, аларны кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итәргә өндәде.

Онлайн-әңгәмә барышында Kazan Express җитәкчесе өлкән яшьтәге кешеләргә (65+) азык-төлек җыелмаларын түләүсез тарату инициативасы турында сөйләде. Онлайн-киңәшмәдә катнашучылар логистика белән ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов бу игелекле башлангычны хуплады һәм мондый мөһим эшкә битараф булмаучыларны өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм күрсәтергә чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100