news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Шәймиев СССР Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды

Бөек Ватан сугышы ветераны 2020 елның 12 ноябрендә вафат булды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанның Арча зиратында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Борис Кузнецовның якыннары һәм туганнары катнашты.

Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Казанда туа. 1943 елның маенда фронтка китә, 791нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы вакытында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп башкарган һәм 1944 елда күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен сержант Борис Кузнецовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, шулай ук Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» тапшырыла.

Борис Кузнецов быел 12 ноябрьдә 94 яшендә вафат булды

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100