news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Фәттаховка «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырды

Республика яшьләр ведомствосын Тимур Сөләйманов җитәкләде.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бүләк Татарстан Республикасын үстерү, гражданнарның хокукларын һәм иреген тәэмин итү, икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спортны үстерүдәге зур хезмәтләре, җәмәгать тәртибен саклауда, шулай ук хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәүдә батырлык һәм кыюлык күрсәткәне, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге алып барганы өчен тапшырыла.

«Татар-информ» агентлыгы РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның Дамир Фәттаховны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Республика яшьләр ведомствосын Тимур Сөләйманов җитәкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot