news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

Яшьләр эшләренең элекке министры Дамир Фәттахов яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнгән иде.

Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 9 сентябрьдә яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары вазифасына билгеләнгән иде.

Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов 1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Казан дәүләт университетының икътисад һәм Гранада шәһәре (Испания) университетының икътисад факультетын тәмамлый, КФУ аспирантурасын тәмамлый. Министрлык оештырылганчы "Сәләт" яшьләр иҗтимагый фондының башкарма директоры булып эшли. Бер улы һәм ике кызы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100