Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Чечня халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлады
Әлеге бәйрәм турында указны Чечня Республикасының беренче президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыров 2002 елда имзалаган.
(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровны һәм Чечня халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлады.
"Туганым Рамзан Кадыровны һәм Чечня Республикасы халкын Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көне белән котлыйм", - дип яза Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсендә.
"Тынычлык, игелек, муллык һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән", - дип әйтә ул.
Гражданнарның татулыгы һәм бердәмлеге көнен билгеләп үтү турында указны Чечня Республикасының беренче президенты, Россия Герое Әхмәт хаҗи Кадыров 2002 елда имзалаган.
Төбәктә яшәүчеләргә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров мөрәҗәгать иткән. "Бу бәйрәм чеченнар җәмәгатьчелегенең берләшүе, тынычлык һәм республика үсеше символы булды", - дигән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз