news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңназыйм Сәфәров: Яза белгән һәркем үзен журналистка саный

“Социаль челтәрләр тулган, әмма анда бит аналитика юк”, – ди “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире.

Миңназыйм Сәфәров: Яза белгән һәркем үзен журналистка саный
Султан Исхаков

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында социаль челтәрләрдә үз фикерләрен белдереп, постлар язучыларга карата үз карашын белдерде.

“Яза белгән һәркем үзен журналистка саный бүген. Социаль челтәрләр тулган. Әмма анда бит аналитика юк. Анда саташасың. Мин үзем дә - шунда, көне-төне шунда утырам мин. Ләкин андагы мәгълүматны без фильтр ясап бирәбез. Журналистиканың максаты – фильтрлау, кирәк җирдә өстәү яки кыскарту”, – диде “Ватаным Татарстан”ның баш мөхәррире.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра, Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин һәм Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләр алдында күтәрергә җыена, Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына, тираж җыеп булмавын белдерде һәм “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада хатын-кызлар түгел, ир-атлар булырга тиеш, дип саный дип тә язган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100