ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
VI Республикакүләм ифтарга әзерлек тәмамланып килә
Казанның Мәскәү районындагы җитди һәлакәт фотолары чыкты
“Каравон” башка фольклор бәйрәмнәр янәшәсендә аерым урын алып тора - Алексей Песошин
Сергей Безруков: Мин Казанга гашыйк, шәһәр чисталыгы һәм архитектурасы белән гаҗәпләндерә
Татарстанда быел 1 млн. 73,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән

Җәмгыять

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный

25 апрель 2018, 16:31 , Фото: Султан Исхаков

“Ватаным Татарстан” газетасы редакторы журналистикада ир-атлар булырга тиеш, дип саный “Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр”, – ди Миңназыйм Сәфәров.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров журналистикада ир-атлар эшләргә тиеш, дип саный. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында әйтте. Конференция газетаның 100 еллык юбилеен уздыру чараларына багышланган иде.

“Хатын-кызларны яратам, хөрмәт итәм, ләкин бит хатын-кызлар ир-аттан түбән булырга тиешләр. Алар сакланган, якланган булырга тиеш. Хәзер безнең хатын-кызлар рельс сала, юл сала. Иң авыр эшне хатын-кызлар башкара. Журналистика да җиңел эш түгел. Гаиләңне алып бар, балаңны кара, шуннан соң бар дөньяңны онытып, аналитик материал яз, имеш! Чыннан да, журналистика ул - ир-ат эше булырга тиеш. Гомер-гомергә бабайлар фикер әйткән, акыл чыгарган. Шуңа күрә “Ак бабай” дип сөйлиләр бит”, – диде Миңназыйм Сәфәров.

Исегезгә төшерәбез, “Татар-информ” алдарак “Ватаным Татарстан” газетасы 100 еллык юбилеен хәйрия концерты итеп уздыра, Татарстанда барлык журналистларны туплаган берләшмә барлыкка килергә мөмкин, Миңназыйм Сәфәров авыллардагы хат ташучылар мәсьәләсен югарырак җитәкчеләр алдында күтәрергә җыена һәм Миңназыйм Сәфәров кемгәдер шалтыратып кына, тираж җыеп булмавын белдерде дип тә язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10