Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мэрия: Казан үзәгендә «Булгары» дип язылган стендны Халыклар дуслыгы йорты куйган
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов стендны үзе күрмәвен һәм үзе җитәкләгән оешманың моңа катнашы юклыгын әйткән иде.
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Камал театры янындагы фонтаннар мәйданчыгына татар милли киемендәге егет белән кыз сурәтләнгән һәм «Булгары» дип язылган стендны Халыклар дуслыгы йорты куйган. Казан мэриясе матбугат хезмәте «Татар-информ» хәбәрчесе хатына шулай дип җавап бирде.
«Сезгә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк, стендлар әлеге оешма тарафыннан урнаштырылган», — дигән хат килде Казан шәһәре мэриясе матбугат үзәгеннән.
Камал театры каршындагы мәйданда куелган бу стенд социаль челтәрләрдә зур гауга чыгарды. «Татар-информ» бу стендны кем куйганын ачыкларга теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итте. «Болгарлар» җәмгыяте моңа катнашы юклыгын әйтте.
Стендта Халыклар дуслыгы йорты логотибы булганга, аларга да мөрәҗәгать иттек. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов стендны шәхсән үзе күрмәвен әйтте. «Стендны күрмәдем, күз салырмын. Әмма юридик яктан теркәлгән „Болгар җәмгыяте“ дигән оешма бар [стендка „Болгар җәмгыяте“ иҗтимагый оешмасы дип язылган иде — ТИ. иск.]. Моны [стендны — ТИ. иск.] шушы оешма ясаган, ә Халыклар дуслыгы йорты түгел», — дип аңлаткан иде ул.
Бу хәлне ачыклый башлагач, «булгары» дип язылган стендны алып куйганнар дип язган идек.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бу күренешне тискәре бәяләвен әйтте. «Чөнки бу, чынлыкта, татар милли аңына каршы юнәлдерелгән әйбер», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз