news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры янындагы мәйданнан «булгары» дип язылган стендны алып куйганнар

Стендта милли киемнән төшкән егет һәм кыз сурәтләнгән, алар янына «булгары» дип язылган иде.

Камал театры янындагы мәйданнан «булгары» дип язылган стендны алып куйганнар
"Татарча фейсбук" төркеме

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Камал театры янындагы фонтаннар мәйданчыгына куелган стенд фотосы Фейсбук социаль челтәрендә таралды. Стендта татар милли киеме кигән кыз белән егет сурәтләнгән һәм алар янына «булгары» дип язылган. Хәзер шушы стендны алып куйганнар. Бу турыда «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Җанисәп алдыннан шушындый стендны кем һәм ни сәбәпле урнаштырганын, җаваплыларны ачыклау шактый кыен булды. Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкиле бу территорияне аларга кагылмавын әйтте. Казан шәһәре башкарма комитеты матбугат хезмәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлгенә Якупова комитет адресына хат язарга киңәш итте. «Соравыгызга иртәгә генә җавап бирерләр мөгаен», — диде ул.

Стендта «Болгар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы дип язылган иде. «Мин моның турында беренче ишетәм», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Болгар җәмгыяте» оешмасы рәисе урынбасары Рөстәм Гәрәев.

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Халыклар Ассамблеясе составында чыннан да шундый оешма булуын раслады.

«Бу оешманы төзегән кешеләр бар, ул бик күп еллар элек оештырылган, юридик яктан теркәлгән. Бүгенге көндә дә эшли. Моны [стендны — ТИ. иск.] шушы оешма ясаган, ә Халыклар дуслыгы йорты түгел», — диде ул.

Ирек Шәрипов стендны шәхсән үзе күрмәвен әйтте. «Стендны күрмәдем, күз салырмын. Әмма юридик яктан теркәлгән „Болгар җәмгыяте“ дигән оешма бар. Монда сәясәт тә, бернәрсә дә юк. Монда бары тик фактлар гына. Ул кайчандыр теркәлгән һәм Халыклар Ассамблеясе составына кергән», — дип аңлатты ул.

Ирек Шәрипов «Болгар җәмгыяте»нең эшчәнлеген күзәтеп бармыйсызмы?» — дигән сорауга да җавап бирде. «Юк. Минем белүемчә, бүгенге көндә аларның ниндидер актив эшчәнлеге юк. Мин алар белән сөйләшеп алырмын», — диде ул.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков фикеренчә, хөкүмәттән рөхсәт алмыйча, галимнәр белән киңәшләшмичә, андый язулар куярга ярамый. «Бу әйберләрне куярга кемнең рөхсәт бирүен белергә кирәк. Чөнки бу, чынлыкта, татар милли аңына каршы юнәлдерелгән әйбер. Тискәре бәялим. Мондый аңлашылмаучанлык барлыкка килүдә шәһәр җитәкчелеге җаваплы дип саныйм», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100