Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск районында Белоруссиянең газ-моторлы комбайнын сыныйлар
“Гомсельмаш”та җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын Татарстан аграрийларына тапшыралар.
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Татарстанның Менделеевск районында “Гомсельмаш”та җитештерелгән газ-моторлы комбайнны сыныйлар. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан "Нефть, газ һәм химия форумы - 2018" кулуарларында Белоруссиянең Россиядәге илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Олег Исаев сөйләде.
Техниканы тапшыру тантаналы чарасы иртәгә, 5 сентябрьдә, Менделеевск районында була.
Дипломат сүзләренчә,“Гомсельмаш”та җитештерелгән “Полесье” КЗС-4118к комбайны тәҗрибә үрнәге инде бу атнада эшен башлый.
Газ-моторлы комбайн башаклы бөртекле һәм ярма культураларын, үлән орлыкларын, ә кукуруз, бөртек-кузаклы , көнбагыш һәм рапсны махсус җайланма белән тигез басуларда турыдан-туры һәм аерым җыя ала.
Ягулык урынына метан куллану әйләнә-тирә мохитка агулы матдәләр ыргытуны ике-өч тапкыр киметә. Газ ныклы углепластик сигез баллонда урнаштырылган.
Аларның гомуми гидравлик күләме 1816 литр, бу исә сигез сәгатькә кадәр яңадан ягулык алмыйча эшләү мөмкинлеген бирә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз