news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев Петербурга метросында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү турындагы указга кул куйды

Россия Хөкүмәте резерв фондыннан пособияләр түләүгә 50 миллион сумга кадәр күләмә бюджет акчалары бүлеп биреләчәк.

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Санкт-Петербург метросында 3 апрель көнне булган теракт вакытында зыян кргәннәргә һәм һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү турындагы күрсәтмәгә кул куйган. Бу турыда Россия хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама ясап, РиА-Новости яза.

“Санкт-Петербург Хөкүмәтенә Россия Хөкүмәте резерв фондыннан пособияләр түләүгә 50 миллион сумга кадәр күләмә бюджет акчалары бүлеп бирелә”, - диелгән хәбәрдә.

Һәлак булганнарның гаиләсенә һәр үлгән кеше өчен бер миллион күләмендә акча түләнәчәк. Җитди һәм уртача зыян күргәннәргә бер кешегә 400 мең күләмендә акча биреләчәк. Җиңелчә җәрәхәтләр алганнарга 200 мең түләү турында карар кабул ителгән. Шул ук күләмдәге акча террорлык актлы нәтиҗәсендә һәлак булучылар гаиләләренә туганнарын күмүгә биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100