news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Медиа Сабантуй»да аркан тартышуда Мамадыш командасы җиңде

«Медиа Сабантуй»да аркан тартышуда Мамадыш командасы җиңде
Рәмис Латыйпов

Питрәчтә «Медиа Сабантуй»да аркан тартышуда мамадышлылар кабат беренче урынга чыкты. «Мамадыш-информ» да оператор булып эшләүче Рөстәм Салихов җиңүләре турында «Татар-информ»га сөйләде.

«Командалар бик көчле, авырлык белән җиңү яуладык. Без бик шат, командабыз көчле, бердәм, шул бердәмлек аркасында җиңгәнбездер инде», - диде.

Рөстәм Салихов бөтен команданың спортка гашыйк булуын әйтте. «Спорт якынайта бит. Гел эш белән генә булмый, күңелебез белән ярышларга сөенеп киләбез. Сабан туе алдыннан бер-ике көн волейбол уйнадык. Шәһәрдә гел шөгыльләнеп торабыз, төрле оешмалар бер-беребез белән гел ярышабыз. Шуңа команда да чыныккандыр инде», - диде.

Рөстәм Салихов сүзләренчә, аркан тартышуның җиңү сере - бердәмлектә. «Бедәм булырга, бер-береңне сизәргә кирәк. Команда белән күмәк эштә шулай кирәк, алдан ук "шулай-болай тартабыз" дип сөйләшеп куябыз. Бирешмәскә, вак-вак атлап уңышка барырга», - ди ул.

Мамадышлыларның көч биреп торучылары да актив. Шундыйларның берсе турында Рөстәм Салихов әйтте. «Илшат - кечкенәдән спортчы, тимерләр күтәрү белән шөгыльләнә, йөгерә дә, бик көчле, актив егет», - диде ул.

«Медиа Сабантуй бик күңелле, үзенчәлекле. Монда бөтен кеше бертигез, көрәшне дә, кул көрәшен дә, волейболын да карарга вакыт җитә. Берәр ярышка җитешмәсәң, сез кермисез димиләр, көтеп торалар, юл куялар, бик җайлы», - дип бәяләде Рөстәм Салихов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100