news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Медиа Сабантуй»да Илфак Хафизов: Баш батырның көрәшкә беренче чыгуына ышанмыйм

«Медиа Сабантуй»да Илфак Хафизов: Баш батырның көрәшкә беренче чыгуына ышанмыйм
Рәмис Латыйпов

Питрәчтә «Медиа Сабантуй»да «Тәртип» радиосы исеменнән катнашып, батыр асты калган Илфак Хафизов баш батырның көрәшкә беренче чыгуына ышанмавын әйтте.

Көрәштә беренче урынны «Мамадыш-Информ»нан Илдар Хәсәнов алганын язган идек. «Бау тотканда ук, кемнең ничек тотканы, көрәшкәне сизелә. Ул утырып, астан көрәште, мин аска утыра алмадым. Аның үзенең хәйләкәрлеге бар. Ул егетнең көрәшә белгәне күренеп тора иде. Ни кызганыч, аннан алдагы көрәштә ялгышрак атып, егылып, сул як кабырганы авырттырган идем. Ул мине тотып алуга үк төртеп куйды, сиздерде, ипләп көрәшеп бетерә алсам, дигән идем», – диде.

Илфак Хафизов ике ел «Тәртип» радиосында «Тәртипле иртә» тапшыруын алып барганын әйтте.

«Мәктәптә укыганда да, театр Сабан туйларында көрәшкәнем бар иде. Былтыр Фәрит абыйның көрәшеп җиңгәнен күрдем дә, "эх, көрәшеп карарга иде" дидем дә, жирәбә буенча иң беренче Фәрит абый (Фәрит Салихов - Т.И. искәрмәсе) белән көрәшергә туры килде. Ун кеше шулай көрәшеп, финалга чыктык, һәм финалда Мамадыш егетенә җиңелдем. Озын, шук егет, афәрин, җиңелә дә белергә кирәк. Ун кешенең бөтенесе дә җиңә алмый», – диде.

«Җиңү бик якын да булгач, бераз гына үкенечле инде. Эх, тәкәсез калдык, дисәк тә, мин барыбер канәгать, чөнки мәктәптә укыганда көрәшкәч, ул көрәш барыбер күңелдә утыра инде. Башкалар көрәшкәндә дә комментарий биреп утырдым. Тузаным коелды, рәхәтләнеп көрәштем. Җиңүчеләрне игълан итүне түземсезлек белән көтәбез», – дип сөйләде «Татар-информ»га.

Иң истә калганы да Фәрит Сәлихов белән көрәш булганын әйтте. «Былтыргы җиңүче Фәрит абый турында газеталарда да язып чыккач, "эх, Фәрит абый белән көрәшсәң иде" дигән идем, "Амин" дигән чакка туры килгәндер. Дөресен әйткәндә, бик курыктым, беренче аткач, аягын авырттыргач, "туктыйкмы", дигән идем, "туктамыйк" диде, батыр йөрәкле кеше, ахыргача көрәште. Киләчәктә дә көрәшеп яшәргә язсын. Иң мөһиме - имгәнмәскә», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100