news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аенда ашлыкка бәя артты - Марат Әхмәтов

“Көзге урып-җыю чорына кергәндә, ашлык, киләсе елга караганда бәһалерәк булыр”, диде министр.

Май аенда ашлыкка бәя артты - Марат Әхмәтов
архив/Салават Камалетдинов

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Май аенда һәр көн саен ашлыкка бәянең артуы күзәтелгән. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Алга таба да ашлык базарында җанлану көтәбез. Узган көз һәм кыш ашлык сату базары өчен уңышлы булмады. Аны үзкыйммәтеннән дә азракка кулланган вакытлар булды. Май – ашлыкка бәянең үсүе белән истәлекле. Һәр көн диярлек бер тонна ашлык 50-100 сумга арта барды”, – диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген өченче класслы бодай 9 сум тирәсе. Дүртенче класслы бодай - 8, фураж бодае 7 сум.

“Мондый бәя узган җәйдән бирле булганы юк. Үсеш күзәтелә. Илебез узган елгы уңышның 49 млн тонна ашлыгын экспортка озатырга өлгерде. Киләсе урып-җыю чорына кергәндә, ашлык, киләсе елга караганда бәһалерәк булыр дип өметләнәбез”, – диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100